Владимир Путин Хөкүмәт резерв фондыннан Россиядә урман янгыннарын сүндерүгә һәм моның өчен техника бүлеп бирергә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр иттеләр.
Йөкләмәне үтәү срогы-2021 елның 1 сентябре.
Җаваплы итеп Россия премьер-министры Михаил Мишустин, Карелия Республикасы башлыгы Артур Парфенчиков, Якутия башлыгы Айсен Николаев һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер билгеләнде.