Дмитрий Песковка Россия Президенты Владимир Путин тирә-юнендә ковид белән авыруның бер генә авыр очрагы да билгеле түгеллеген белдерде. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе сүзләренә караганда, хезмәткәрләр чирне сентябрьдә йоктырган.
ТАСС хәбәр иткәнчә, Кремльдә зарарлану мөмкин түгел.
Песков Президентның Ново-Огаревода урнашкан резиденциясендә карантинда ким дигәндә 1 атна булачагын белдерде.