Путин видеоконференция режимында Франция компанияләре җитәкчеләре белән уртак проектлар турында фикер алышты. Владимир Путин Франциянең Франко-Россия Сәүдә-сәнәгать палатасына керүче алдынгы компанияләре җитәкчеләре белән онлайн-очрашу уздырачак. Бу хакта ТАСС Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. «Россия-Франция сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырылган, шул исәптән эре уртак проектларны гамәлгә ашыру да», — дип белдерде Кремльдә.
РФ Президенты даими рәвештә Россия белән хезмәттәшлек итәргә теләгән чит ил бизнесменнары белән очрашулар уздыра.