Халыкка прививка эшләтергә кирәклеген, шулай гына эпидемияны туктатырга мөмкин икәнен аңлату мөһим. Владимир Путин ковидтан вакцинация темпын арттыру кирәклеге хакында белдерде. Шул уҡ вакытта, Президент фикеренчә, прививка ясарга мәжбүр итәргә ярамый, ә аңлатырга кирәк.
Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә, Президент, гражданнарның вакцинация буенча килеп туган сорауларына җентекләп җавап бирергә кирәклеген дә искәрткән иде.