Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә 1 декабрьгә кадәр урманнарны саклауны башкаручы затларның санын арттырырга кушты, тиешле йөкләмәләр Кремль сайтында басылып чыкты.
«РФ хөкүмәтенә РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары белән берлектә, урман саклауны (шул исәптән урманнарны патрульләүне) гамәлгә ашыручы затларның санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрергә кирәк», — диелә хәбәрдә.
Йөкләмәне үтәү срогы-2021 елның 1 декабре.