Телефон аша сөйләшү барышында Россия Президенты Владимир Путин үзенең таҗик коллегасы Эмомали Рахмон белән Әфганстандагы вәзгыять турында сөйләште, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Фикер алышу таҗик ягы инициативасы буенча үткәрелде. Ике яклы көн тәртибендәге төп актуаль мәсьәләләрдән тыш, Путин Таҗикстан җитәкчесе белән көзен Дүшәмбедә узачак Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитына һәм күмәк Иминлек Советы сессиясенә әзерлек буенча фикер алышты.