Путин Министрлар Кабинетына һәм Дәүләт Думасына кайбер төзелеш нормаларын гадиләштерергә кушты. ТАСС хәбәр иткәнчә, тиешле йөкләмә 25 июньгә кадәр үтәлергә тиеш.
Төзелеш килешүләрен һәм техник челтәрләргә тоташтыруны гадиләштерәчәк берничә закон проектын кабул итү планлаштырыла. Йөкләмә Президентның Федераль Җыенга Юлламасының аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителде.
Җаваплы итеп премьер-министр Михаил Мишустин һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләнде.