Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына төбәкләрдә балалар өчен айлык түләүләрне ничек үткәрүләрен тикшерергә кушты. Тиешле документ Кремль сайтында пәйда булды, дип хәбәр итә ТАСС.
«РФ Хөкүмәтенә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү билгеләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кирәк», — диелә документта.
Дәүләт башлыгы 1 августка кадәр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү буенча чараларны гамәлгә ашырырга кирәклеген искәртте. Үтәлеш өчен җаваплы итеп премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнде.
Дәүләт башлыгының йөкләмәсе туры линия нәтиҗәләре буенча формалаштырылган. Турыдан-туры линиягә ике миллионнан артык сорау керде. Колл-үзәккә шалтырату, видеоэлемтә, турыдан — туры аралашу-өч сәгать ярым дәвам итте.