Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, төбәкләрдә мәдәният объектларын яңартырга кирәк. ТАСС хәбәр иткәнчә, бу хакта ул Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә барышында хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта муниципаль һәм туган якны өйрәнү музейларын, мәдәният йортларын реконструкцияләү һәм яңарту мөһим. Бу төбәкләрдә бик җитми.
Федераль Җыенга Юлламасында ул авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә мәдәният учреждениеләрен яңартуга 24 млрд.сум юнәлдерергә кирәклеген әйтте. Нәтиҗәдә, «Мәдәният» милли проектына муниципаль музейлар эшчәнлеген камилләштерү буенча яңа юнәлеш кертелде.