Владимир Путин стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет утырышын уздырды. Видеоэлемтә режимында анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Видеоэлемтә барышында илкүләм проектлар туктатылмавы, быел планнарны үтәү өчен бәяләр, шул исәптән төзелеш материалларына бәяләр үсеше җитди сынау булуын, төзелеш тоткарлыклары, подрядчылар белән проблемалар турында хәбәр ителде. Мондый куркынычларны минимумга китерергә кирәк, барлык эшләр һәм планлаштырылган объектлар гамәлгә ашырылырга тиеш, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.