Россия Президенты Владимир Путин «СДС-күмер» Директорлар советы башлыгы Михаил Федяевны Кузбассның күмер тармагы вәзгыяте турында катгый хисап тотты. Россия лидеры шахтада куркынычсызлык шартлары булмавын аңлатуны таләп итте.
Искәртеп узабыз, 25 ноябрьдә Кемерово өлкәсендә «Листвяжная» шахтасында булган фаҗига нәтиҗәсендә 51 кеше һәлак булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәтнең сәбәбе-метан шартлау.