Ил Президенты Владимир Путин бүген Казанда узучы IX Халыкара «Россия – спорт державасы» форумында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Дәүләт башлыгы 2009 елда Казанда «Россия – спорт державасы»форумын үткәрү традициясенең нигез салынуын билгеләп үтте.
Әлеге форумны үткәрү традициясе 2009 елда нәкъ менә монда, Казанда, Татарстан башкаласында – спортны яратучы республикада нигез салынды, заманча, иң алдынгы инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә, уникаль стадионнар һәм комплекслар гына түгел, авылда, мәктәпләрдә һәм вузларда, ишегалларында спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы объектлар да төзи», — диде Владимир Путин.