Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Сәясәт

Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте

Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте

21.09.2022
Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте

«Мобилизация чаралары бүген — 21 сентябрьдә башланачак», — дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде.
Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте. Бу хакта ул россиялеләргә мөрәҗәгате вакытында әйтте, трансляция бүген 9.00 сәгатьтә башланды.
“Ватаныбызны, аның суверинитетын һәм территориаль бөтенлекне саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен Саклану министрлыгы һәм Генераль штабның Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хупларга кирәк дип саныйм», – диде дәүләт башлыгы.
Ул билгеләгәнчә, сүз нәкъ менә өлешчә мобилизацияләү турында бара, шуңа күрә хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш булачак, иң беренче чиратта Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән һәм билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар, частьләргә җибәрелү алдыннан, махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып, өстәмә хәрби әзерлек узачак.
«Мобилизация чаралары бүген — 21 сентябрьдә башланачак», — дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде.
Путин сүзләренчә, Көнбатышның максаты – Россия Федерациясен «көчсезләндерү, бүлгәләү һәм юк итү». «Алар 1991 елда ук Советлар Союзын җимерә алуларын, ә хәзер Россиянең үзенә дә вакыт җитте, дип турыдан-туры әйтәләр. Ул дошманлашкан төбәкләргә бүленергә тиеш, диләр. Алар тоталь русофобияне үз коралы итте, дистә еллар дәвамында Россиягә карата нәфрәт тәрбияләде. Украина халкының үзен, 2014 елда ук сугыш башлап, корбанга әверелде», — диде Президент.
Өлешчә мобилизация турындагы указ имзаланды. Барлык мобилизацияләнгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең тиешле статусын, түләүләрен һәм барлык гарантияләрен алачак, дип өстәде Президент. Указ шулай ук дәүләт оборона заказын үтәү буенча өстәмә чараларны күздә тота.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Төрле кызыклы проектларга ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли

"Сүз көче" дип исемләнгән әдәби фестиваль

Шойгу: Мобилизацияләүгә 300 мең резервист эләгә

Шойгу: Мобилизацияләүгә 300 мең резервист эләгә

«Экология» илкүләм проектына теләктәшлек

«Экология» илкүләм проектына теләктәшлек

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+