РФ Президенты Владимир Путин Кеше хокуклары буенча Европа конвенциясе принципларына туры китереп, гражданнарның хокукларын яклауда прокуратураның роле бик мөһим дип саный. Аның фикеренчә, пандемия фонында кешеләрнең һәркем өчен мөмкин булган медицина ярдәменә хокукларын тәэмин итүнең актуальлеге арта, дип хәбәр итә ТАСС.
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, прокуратура Россия үсешендә мөһим роль уйный. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта бу принциплар илнең яңартылган Конституциясендә һәм гомумән Россия законнарында көчәйтелде һәм конкретлаштырылды.