РФ Президенты Владимир Путин «Россия — мөмкинлекләр иле»конкурсларында җиңүчеләрнең гражданлыгын алуны гадиләштерде. Бу хакта ТАСС хокукый мәгълүмат порталына сылтама белән хәбәр итә.
Хәзер «Россия — мөмкинлекләр иле» конкурсларында җиңүне раслаучы документ булу Россия паспортын алу өчен гаризалар кабул иткәндә исәпкә алына.
Указ имзаланган көннән үз көченә керә дип билгеләнә.