Бу хакта ул юристларның Конституциягә фәнни-популяр аңлатмасын укучыларга юллаган телеграммасында язган. Ил җитәкчесе гражданнарны төп канунга үзгәреш кертүче авторлар итеп күрсәтә. Аның фикеренчә, Конституция россиялеләрнең таләпләренә туры килергә тиешле.
Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча үткәрелгән тавыш бирү үткән елның июнь азагында үздырылган иде.Кабул ителгән үзгәрешләр арасында Россия законнарының халыкара законнардан өстен булуы hәм гамәлдәге президентның яңа срокка сайлану мөмкинлеге турындагылары да бар.