Россия Президенты Владимир Путин РФ Иҗтимагый палатасы составына РФ электрон коммуникацияләр ассоциациясе директоры урынбасары Сергей Гребенников, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Олег Аполихин, эшкуар Михаил Кучмент, Наталья Москвитинаны һәм спортчы Рөстәм Нәбиевне кертте. Дәүләт башлыгының тиешле указы чәршәмбе көнне Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Указ имзаланган көннән, ягъни 22 декабрьдән үз көченә керә дип аныклана.