Путин Әрмәнстан Премьер-министры белән 12 октябрьдә очраша
Россия Президенты Владимир Путин Әрмәнстан Премьер-министры Николай Пашинян белән очрашачак. Очрашу 12 октябрьгә планлаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Шул ук көнне дәүләт башлыгының Кремльдә яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуы планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 11 октябрьдә агросәнәгать комплексы үсешен фәнни-техник тәэмин итү буенча киңәшмә уздыра.