РФ Президенты Владимир Путин Россия җыелма командасын химия буенча 53 нче Халыкара олимпиадада җиңүләре белән котлады. Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, дүрт россияле алтын медаль яулаган.
Путин билгеләп үткәнчә, аларны әзерләгәннәре өчен укытучыларга һәм остазларга аерым рәхмәт белдерергә кирәк. Алар үзенчәлекле педагогик талант күрсәтә алдылар һәм ныклы әзерлек эше алып бардылар.