Путин реконструкциядән соң Түбән Новгород Кремлен карады. Россия Президенты Владимир Путин 50 ел дәвам иткән реконструкциядән соң Түбән Новгород Кремлен карады, дип хәбәр итә РИА Новости.
Дәүләт башлыгы шимбә көнне Түбән Новгородка шәһәрнең 800 еллыгын бәйрәм итүгә килде. Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин стендлар янында Путинга реконструкция барышы турында сөйләде.
Путин шулай ук Михайло-Архангельск соборында булды, анда эчке төзекләндерү эшләре белән танышты һәм иконалар янында берничә шәм куйды. Шуннан соң дәүләт башлыгы Мәңгелек утка кызыл роза чәчәкләре салды. Ә аннары дәүләт башлыгы Түбән Новгородны биеклектән күреп, канәгать калды.