Бүген Россия Президенты Владимир Путин прокуратураның 300 еллык юбилеена багышланган утырышта катнаша. Чарада ведомствоның алдагы өстенлекләре билгеләнә, Генпрокуратура хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлый.
Шулай ук бу көнне прокуратура органнары һәм оешмалары хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, Федераль Җыен, Россия Президенты бүләкләрен тапшыру күздә тотыла, мактаулы исемнәр бирү дә планлаштырыла.
Моннан тыш, Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов юбилей чараларында катнашу өчен килгән чит ил делегацияләре башлыклары белән очрашу уздыра. Очрашуда 45 илдән вәкилләр катнашыр дип планлаштырыла.