Пенсияләрне индексацияләүне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак итү кирәк. Хәзерге вакытта конкрет параметрлар буенча тәкъдимнәр өйрәнелә, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин киңәшмәдә.
Дәүләт башлыгы әлеге мәсьәләнең «Бердәм Россия» партиясе съезды вакытында күтәрелүен искәртте.
«Хәзер пенсияләрне индексацияләүнең конкрет параметрлары буенча тәкъдимнәр хөкүмәттә дә, хакимияттә дә карала», — дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.