Россия Президенты Владимир Путин паралимпиячеләр Владимир Свиридовка, Антон Калятинга һәм Михаил Асташовка котлау телеграммалары юллады. Бу хакта «МатчТВ» телеканалы Кремльнең рәсми сайтына сылтама белән хәбәр итә.
«Ядрә ыргыту ярышларында сез чын спорт характерын һәм җиңүгә омтылышны күрсәттегез, дөнья рекордын куйдыгыз һәм мактау пьедесталының югары баскычын хаклы рәвештә яуладыгыз. Сезнең өчен чын күңелдән шатмын», — диелә Сидоровка котлау телеграммасында.
Моннан тыш, Путин җиңел атлетика буенча ярышларда 1500 метрга йөгерүдә җиңү яулаган Антон Калятинга һәм Михаил Асташовка телеграмма юллады.