Пандемия чорында чит илгә сәяхәт итү Россия кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Чит илгә килгәч гаилә әгъзаларыннан кемдер авырып китәргә мөмкин. Нишләргә, кая барырга? Ничек дәваланырга? Кайда? Күп илләрдә хастаханә бусагасына чит ил кешеләрен кертмиләр», — диде ул.
Аның фикеренчә, авырып киткән очракта сәяхәт итүчеләрнең хастаханәгә мөрәҗәгать итү белән генә түгел, ә Россиягә кайту белән дә кыенлыклары туарга мөмкин.
Башка илләргә йөргәндә, коронавирус белән авыру куркынычы — һәр гражданның шәхси җаваплылыгы, бу фикерне кешеләргә гади һәм аңлаешлы тел белән җиткерергә кирәк, дип белдерде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова.