Владимир Путин «эпидемиология иминлеге»халыкара конференциясендә катнашучыларны сәламләде. Россия Президенты сүзләренчә, Россия белгечләре коронавирус белән дә, башка куркыныч чирләр белән дә көрәш буенча уникаль тәҗрибә туплаган. Алар арасында ВИЧ, грипп, тиф, чума кебек авырулар.
«Конференциядә фикер алышачак проблемалар бөтен кешелек дөньясына кагыла. Шуңа күрә төрле илләрнең тырышлыгын һәм тәҗрибәсен берләштерү мөһим. Хәтта иң алга киткән дәүләт дә абсолют эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итә алмый», — дип хәбәр ителә телеграммада.
Президент билгеләп үткәнчә, Россия белгечләре тәҗрибә, технологик һәм гамәли эшләнмәләр белән алмашуга әзер.