Владимир Путин Covid-19 белән көрәшүче медикларны бүләкләү турындагы указга кул куйды. Тиешле документны хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырып чыгардылар.
Коронавируска каршы көрәштә зур өлеш керткән һәм фидакарьлеге өчен 240 тан артык медик бүләк алды. Алар арасында Владимир шәһәренең 4нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы, Калининград өлкә клиник хастаханәсенең табибы, Киров шәһәренең үзәк хастаханәсенең бүлек мөдире һәм башкалар бар.
Тагын биш медик II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медален алды.