Соңгы 44 елда Россиядә уртача еллык температура глобаль масштабка караганда 2,8 тапкырга тизрәк үсә, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Мин бу хакта әйттем инде, белгечләр бу хакта яхшы белә: соңгы 44 елда Россия Федерациясендә уртача еллык һава температурасы үсеше глобаль үлчәнешкә караганда 2,8 тапкыр тизрәк бара», — диде Путин Министрлар Кабинеты әгъзалары белән узган киңәшмәдә.
Президент билгеләп үткәнчә, җомга көнне аерым киңәшмәдә ул Россия төбәкләрендә янгыннар һәм ташкыннарга каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыша.