Россия һәм Франция Президентлары Владимир Путин һәм Эммануэль Макрон аралашуы Мәскәүдә узды. Өстәвенә, ике ил лидерларының дустанә аралашуы очрашу башыннан ук башланды.
Макрон, залга кереп, Россия Президентына мөрәҗәгать итте: «Vladimir!, ә Россия президенты Путин аны «Bonsoir» дип сәламләде.
«Хөрмәтле президент әфәнде, кадерле Эммануэль, мин сине күрергә бик шат», — дип сәламләде аны Путин.