Россия Президенты Владимир Путин Кыргызстан башлыгы Садыйр Жапаров белән очрашуда Таҗикстан-Кыргызстан чигендә вәзгыять турында фикер алышты һәм Россия үз ягыннан аңа бәйле булган бөтен нәрсәне эшләячәген билгеләп үтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
Путин ассызыклаганча, Россия Таҗикстан-Кыргызстан чигендә вәзгыятьне игътибар белән күзәтә. Күптән түгел бу мәсьәлә буенча Таҗикстан Президенты белән дә фикер алышканнар.
«Ике якның да сөйләшүләр барышында мондый бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү ниятен уңай кабул иттеләр», — диде Путин.
Дәүләт башлыгы бу максатка нәкъ менә шундый ысул белән ирешелергә мөмкин дигән ышаныч белдерде.