Россия Президенты Владимир Путин һәм аның Казахстан коллегасы Касым-Жомарт Токаев ике илнең төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнашачак. ТАСС хәбәр иткәнчә, бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин Казахстанга визиты барышында белдерде.
Премьер дәүләт башлыгы исеменнән «иң яхшы, җылы теләкләр»тапшырды. Аның сүзләренә караганда, Россия Казахстан белән дуслык һәм партнерлык, хезмәттәшлекнең кадерен белә.
Мишустин билгеләп үткәнчә, ике илнең дә уртак эш өчен зур мөмкинлекләре бар. Хәзерге вакытта хөкүмәт линиясе буенча повестка формалаштырылган, шулай ук сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек уңай якка үсә.