Россия һәм Белоруссия президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко сишәмбе көнне Белоруссия-Польша һәм Белоруссия-Литва чикләрендәге качаклар белән хәл турында фикер алышты. Бу хакта лидерларның телефон аша сөйләшүе нәтиҗәләре буенча Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Президентлар белорус-поляк һәм белорус-Литва чикләрендәге качаклар ситуациясе турында фикер алышты», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук Путин һәм Лукашенко Союз дәүләтенең Югары Дәүләт Советы 4 ноябрьдә узган утырыш нәтиҗәләрен исәпкә алып, ике яклы мәсьәләләрне дә кузгаттылар.