Владимир Путин һәм Александр Лукашенко 2022 елга Белоруссия өчен газ бәясе турында килеште. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
Шулай итеп, Россия һәм Белоруссия башлыклары 2022 елда Минск өчен газ бәясе индексацияләнмәячәк һәм 2021 ел дәрәҗәсендә сакланачак, дип килеште.
Исегезгә төшерәбез, Путин белән Лукашенко сөйләшүләре Санкт-Петербургта узды. Очрашу биш сәгатьтән артык барды.