РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Путин чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать белән чыгыш ясый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Әлбәттә. Президент һәрвакыт чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итә, һәм ул аларга бу юлы да мөрәҗәгать итә», — дип хәбәр итте Песков журналистларга.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе 25 июньдә узачак, дип белдерде. Быел ул онлайн-формада узачак.