Югары рада депутаты Ренат Кузҗмин үзенең Facebook битендә Путин мәкаләсеннән соң Украинаны авыр чор көтәчәк дип белдергән. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Россия президентының язмасын җавапсыз калдырырга тырышкан Киев үзенең тотышы белән Украинага чираттагы сынауларны тартып китерәчәк. Монда сүзнең Путин мәкаләсендәге “нәрсә белән килгән булсалар, шуның белән китәргә дә тиешләр иде” дигән фикере ятканлыгын әйтергә кирәк-Украина СССРдан үзенә өстәп бирелгән Донбасс,Крым,Херсон,Николаев,Одесса кебек төбәклрне дә алып чыккан. hәм бу җирләргә Россиягә каршы булган көчләрне урнаштыруны Россия кабул итмәячәк, ди депутат.