Путин мәдәният эшлеклеләре өчен орден һәм медаль булдырды. Владимир Путин «мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденын һәм «мәдәният һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медален гамәлгә куйды. Тиешле указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.
«Россиядә дәүләт бүләге системасын алга таба камилләштерү максатларында «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлар өчен» орденын һәм «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәт өчен» медален гамәлгә куярга карар итәм», диелә документта.