Женевада Россия — АКШ саммиты делегациялар катнашында киңәйтелгән составта сөйләшүләр узачак. Россия делегациясе составына Ушаков, Лавров, президент матбугат секретаре Дмитрий Песков, Россиянең АКШтагы Илчесе Анатолий Антонов, Генштаб башлыгы Валерий Герасимов, Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков, Президент администрациясе башлыгы урынбасары Дмитрий Козак, Сирия буенча Президентның махсус вәкиле Александр Лаврентьев керәчәк.
Сөйләшүләрдән соң һәр як үзенең матбугат конференциясен уздыра. Саммиттан соң Путинның Швейцария Президенты белән аерым очрашуы планлаштырыла.
Ушаков сүзләренә караганда, президентлар стратегик тотрыклылык, пандемия, җинаятьчелеккә каршы көрәш, икътисадтагы хезмәттәшлек, климат һәм Арктика турында фикер алышачак. Региональ проблемалар арасында Украина, Сирия, Ливия, Әфганстан һәм Карабахларга кагылачак.