Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Джо Байденның сөйләшүләре ике сәгать дәвам итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Ике ил лидерларының сөйләшүе ябык видеоэлемтә каналы буенча узды. Журналистлар бер-берсен сәламләгәндә, аралашуның беренче кадрларын гына күрделәр.
Россия һәм АКШ лидерларының алдагы очрашуы июньдә Женевада узды, төрле өлкәләрдә ике яклы мөнәсәбәтләрне торгызу процессын башлап җибәрде.