Россия Президенты Владимир Путин үзенең белорус коллегасы Александр Лукашенконы туган көне белән котлады.
«Сезнең илләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм Евразия киңлегендә үзара файдалы интеграция процессларын алга этәрү буенча тырышлыгыгыз югары бәялибез.
Дәүләт җитәкчесенең бай тәҗрибәгез киләчәктә дә Белоруссия җәмгыятендә бердәмлекне һәм татулыкны тәэмин итүгә, илдә тотрыклылыкны һәм иминлекне ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам. Белоруссия дуслары һәрвакыт Россия ярдәменә өметләнә ала.
Уртак көч белән без алга таба да Россия-Белоруссия элемтәләрен төрле юнәлешләрдә үстерәчәкбез», — диелә Кремль сайтында бастырылган котлау телеграммасы текстында.