Владимир Путин Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белән телефон аша сөйләшүләр уздырды. Әңгәмә барышында Президент кыска вакыт эчендә илгә гуманитар ярдәм җибәрәчәген әйтте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аерым алганда, бүген үк Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рейслары белән 22 тоннадан артык кирәкле әйберләр китереләчәк, шул исәптән 20 берәмлек кислород эшләп чыгару өчен җиһазлар, 75 үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты, 150 медицина мониторы һәм 200 мең дару препаратлары», — диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта Һиндстан коронавирус белән авыручылар саны буенча антирекодны баса.