Владимир Путин Кубаның элеккеге башлыгы Рауль Кастрога 90 яшь тулу уңаеннан котлау юллады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр иттеләр.
Россия Президенты үзенең котлавында патриотизм һәм дәүләт зирәклеге үрнәге дип атады, шәхси очрашуларны җылы искә алуын билгеләп үтте. Путин Кубаның элеккеге башлыгы Россия-Куба мөнәсәбәтләрен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керттүен ассызыклады .
Дәүләт башлыгы Раульгә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек теләде.