Россия Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне генетик технологияләр буенча киңәшмә барышында илдә коронавируска тестлаштыру тизлеген арттыруны таләп итте.
«Тест тизлеген арттырырга кирәк. Мин бу хакта сөйләдем инде», — диде Путин, Баш санитар табиб Анна Попованың Россиядә коронавирус таралуга бәйле вәзгыять турындагы докладын тыңлаганнан соң.
Элегрәк Роспотребнадзор коронавирус йогышына тест нәтиҗәләрен гражданнарга бирүнең максималь вакытын 48 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр кыскарткан иде. Попова тест нәтиҗәләрен биргән вакытта тоткарлыкларга катгый реакция белдерергә кушты.