Путин коронавирусны җиңү турында сөйләргә иртәрәк дип белдерде. Дәүләт башлыгы сүзләрен ТАСС китерә. «Хәзер үк бу афәттән сабак алу, мондый хәлләр килеп чыкканда ничек эшләргә кирәклеге турында уйланырга кирәк», — дип ассызыклады Путин. Аның позициясен «Примаков укулары» форумында катнашучыларны сәламләгәндә ярдәмче Юрий Ушаков яңгыратты.
Ул шулай ук Президентның COVID-19га каршы көрәш дөнья җәмәгатьчелеге тырышлыгын берләштерүне таләп итә, дигән сүзләрен дә китерде.
Путин сүзләренә караганда, чит илгә чыгу сентябрьдән мөмкин булачак. Россия башлыгы билгеләп үткәнчә, бу вакытка илдә иммунизация дәрәҗәсе якынча 60 процентка җитер дип көтелә.