Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе сәбәпле, төбәкләрнең вәкаләтләрен бер елга озайтты. Алар катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә бюджетлар үтәлешенә кагыла.
Төбәкләр бюджет кредитларын ковидка каршы көрәшкә һәм аның нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерә ала. Шулай ук төбәкләр пандемия нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү белән бәйле чараларда катнашкан оешмаларга субсидияләр бирергә хокуклы. Яңа канун нигезендә бюджет кредитлары алганда депозитларда акча урнаштыруга чикләүләр дә бетерелә.