Россия Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодларны мәҗбүри тикшерү турындагы закон проектларын 16 декабрьдә карарга җыена.
Элегрәк хөкүмәт Дәүләт Думасына кибет, кафе һәм транспортта QR-кодлар кертү турындагы закон проектларын тапшырган иде. Россиядә ковидтан прививкак ясату кампаниясе дәвам итә. Ил Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуның әһәмияте хакында күп тапкырлар искәртте.