РФ Президенты Владимир Путин Кемеровога Кузбасс төзелүнең 300 еллыгына багышланган истәлекле чараларда катнашу өчен килде, дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат хезмәте.
Президент «шахтерлар истәлеге» монументына чәчәкләр салачак, Кемерово Президент кадетлар училищесында һәм Себер сәнгать кластерының төзелә торган мәдәни-мәгариф комплексында булыр дип көтелә.
Шулай ук Путин Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән ике яклы очрашу уздырачак