РФ Президенты Владимир Путин Казанда «Россия — спорт державасы» Халыкара спорт форумын уздыру турындагы боерыкны имзалады. Чара Татарстан башкаласында 8-10 сентябрьдә узачак.
Форум 2020 елның октябрендә Екатеринбургта узарга тиеш иде, ләкин аны коронавирус пандемиясе аркасында күчерделәр. 2019 елда чара Түбән Новгородта узды.
«Россия — спорт державасы» форумы 2009 елда гамәлгә куелды һәм беренче тапкыр Казанда уздырылды. Гадәттәгечә, чара 3 меңнән артык катнашучыны берләштерә, алар арасында халыкара һәм Бөтенроссия спорт оешмалары, федераль һәм региональ хакимият органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре бар.