Россия Президенты Владимир Путин Сергей Горбунов исемендәге Казан авиация заводы — «Туполев» гамәви акционерлык җәмгыяте филиалында булганда стратегик бомбардировщик — ракета йөртүче ТУ-160М бортына менде.
Бу нәкъ менә дәүләт башлыгы Татарстанның беренче Президенты, хәзерге Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хөрмәтенә атарга тәкъдим иткән очкыч иде.
Россия лидерын вице-премьер — Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия саклану министры Сергей Шойгу, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» гавәми акционерлык җәмгыяте генераль директоры Юрий Слюсарь һәм Казан авиация заводы директоры Николай Савицких озата йөрде.
Россия лидерына предприятиедә төзелә һәм модернизацияләнә торган һава судноларын күрсәттеләр.