Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков вице-премьерларның федераль округлар өчен җавап бирә башлауларының төбендә фәкать икътисади мәсьәлә генә ятуы турында белдерде. Алар президентның вәкаләтле вәкилләрен алыштырмаячаклар. Бу турыда ил җитәкчесе Путинга премьер-министр Михаил Мишустин алдан ук белдереп куйган булган.
Исегезгә төшерәбез-бу дүшәмбедә Мишустин федераль округларның иктисадый нәтиҗәлелеген күтәрү, бюджет акчаларын файдалануны күз уңында тоту өчен үзенең урынбасарларын округларга җаваплы итеп билгеләп куйды. Татарстан кергән Идел буе округына -Дмитрий Чернышенко, ә Марат Хөснуллин Көньяк округка җаваплы итеп билгеләнде.