Россиядә #МыВместе халыкара премиясенең иң яхшы проектлары өчен тавыш бирү тәмамланды. Җиңүчеләр дәүләттән грант ярдәме ала.
Татарстан Республикасыннан Халыкара премия финалына 4 проект чыккан. #МыВместе премиясе Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты нигезендә үткәрелә. Аның максаты — кешеләргә булышу, яшәү сыйфатын яхшырту буенча инициативаларга ярдәм итү. Җиңүчеләрне 5 декабрьдә #МыВместе халыкара форумында игълан итәргә җыеналар, бүләкләрне традиция буенча ил башлыгы үзе тапшыра.