Владимир Путин РФ Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән оборона һәм куркынычсызлык өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты, ул кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен партнерлар белән көчләрне берләштерергә кирәклегенә игътибар итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Без сезнең белән күп тапкыр бу өлкәдә кайбер мәсьәләләрне ялгыз гына хәл итеп булмый дип әйттек һәм үзебезнең дә иминлегебезне тәэмин итү өчен партнерларыбыз белән көчләрне берләштерергә кирәк», — диде Путин РФ Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән киңәшмәдә.